Югары Ослан үзәк район хастаханәсендә хәзер заманча җиһазлар куелган яңа операция бүлмәсе бар

2024 елның 15 ноябре, җомга

Яңа эндоскопик стойкалар хирургик тыкшынуларны зур булмаган кисемнәр аша үткәрергә мөмкинлек бирә.

Бу җайланмада хирургия өлкәсендә иң яхшы белгечләр: КДМАның хирургия авырулары кафедрасы доценты Филиппов Вячеслав Анатольевич, шулай ук югары категорияле табиб Киршин Андрей Петрович эшли.

Операцияләр бушлай үткәрелә. Белгечләргә консультациягә язылу пәнҗешәмбе көннәрендә, участок терапевты аша яисә регистратурада башкарыла.

Операция бүлмәсендә инде касык бүсерләрен кисү буенча беренче операцияләр, үт куыгын алу, аяклардагы веналарны алу буенча операция - ЭВЛК, шулай ук диагностик лапароскопик операцияләр уздырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International