15 ноябрьдә Казан дәүләт медицина университетында «Приоритет-2030» программасын гамәлгә ашыру кысаларында узган һәм өч көн дәвам иткән «Студентлар приоритетта» («СтуденТы в приоритете») беренче Бөтенроссия яшьләр форумы тәмамланды. Илнең булачак йөз табибы һәм фармацевты белем бирүдә һәм яшьләр сәясәтендә процессларны камилләштерү буенча идеяләр турында фикер алышты.
Форумга Казанга илнең 18 төбәгендә эшләүче 22 югары уку йортыннан укучылар килде. Казан ГМУ ректоры Алексей Созинов сүзләренчә, нәкъ менә алар «үсеш өчен нәрсә кирәклеге турында әйтә».