25 октябрьдә Сәламәтлек саклау министрлыгында сәламәтлекне саклауның беренчел звеносын камилләштерү мәсьәләләрен: медицина ярдәмен, ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтүне һәм авылда тора торган пациентларны сырхауханәгә җибәрүне, аларны тикшерү һәм белгечләргә җибәрүне, вакытлы җибәрүне һәм клиникаларда авыруларны диагностикалауны, балалар бакчаларында, муниципаль, уку һәм башка оешмаларда профилактика эшләрен уздыруны – чишү буенча очрашу узды. Фикер алышуда Россидән кунаклар санында РМФА академигы, РФ ССМ баш терапевты һәм пульмонологы, профессор А.Г. Чучалин, шулай ук безнең республиканың сәламәтлек саклау әйдәүче белгечләре катнаштылар.