Бүген, 26 ноябрьдә, «ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча Республика үзәге» ДАССУ хезмәткәрләре тарафыннан Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе вәкиле белән берлектә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында профилактик чара үткәрелде.
Хезмәткәрләргә шәһәрдәге эпидемиологик вәзгыять, йогышлануны саклау һәм профилактикалау чаралары турында сөйләделәр.