«Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ табиблары ТР ССМ «Республика клиник тире-венерология диспансеры» ДАССУ белгече белән берлектә ябык типтагы Раифа махсус училищесы яшүсмерләре өчен репродуктив сәламәтлеккә йогынты ясаучы факторларның берсе булган җенси юл белән күчә торган авыруларны һәм ВИЧ-инфекцияләрне профилактикалау буенча лекторийлар үткәрделәр.
ТР ССМ ««Республика клиник тире-венерология диспансеры» ДАССУның профилактика бүлеге мөдире Елена Төхвәтуллина ТРда ВИЧ-инфекциянең таралуы турындагы соңгы статистик мәгълүматларны китерде, ВИЧ-инфекциянең һәм җенси юл белән күчә торган авыруларны йоктыру юллары, клиник билгеләре һәм профилактикасы турында җентекләп сөйләде.