«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССУда баш табиб Руслан Заһир улы Гарипов рәислегендә йомгаклау медицина советы узды.
Чарада 2023-2024 елларда сәламәтлек саклау системасы эшенә йомгаклар ясалды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары: «РКДҮ" ДАССУ генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Гадел Фоат улы Галимҗанов, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артур Михайлович Ефимов.
"Пациентка таба юнәлеш тоту - безнең өстенлек!",- дип баш врач Руслан Гарипов докладын нәкъ менә шул сүзләрдән башлады. Анда ул хастаханәнең эшчәнлеге һәм Мамадыш районы сәламәтлек саклау системасының 2024-2025 елларга планнары турында сөйләде.
Руслан Заһирович шулай ук медицина ярдәме күрсәтүнең яңа ачылган юнәлеше белән дә уртаклашты. 2023 ел ахырында лицензия алынды
эшчәнлекнең яңа төре - көндезге стационар шартларында медицина реабилитациясе.
«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССУ «Хастаханәне ничек дәваларга» республика проектында катнаша. Хәзер үзәк район хастаханәсе өченче этапта, бу районның сәламәтлек саклау системасы эшендә гаять зур эш башкарылуын һәм сыйфатлы нәтиҗәләргә ирешелүен әйтергә мөмкинлек бирә.