Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районының Анатыш авылында фельдшер-акушерлык пунктында булды.
Ул 500 тирәсе җирле кешегә хезмәт күрсәтә. Күптән түгел әлеге медицина учреждениесе базасында «Идеаль ФАП» авылда беренчел медицина звеносы эшенең яңа моделе гамәлгә ашырылды.
Әлеге проект авыл кешеләре өчен медицина ярдәменең сыйфатын сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Моның өчен фельдшерлар түбәндәге темалар буенча махсус укыту программасы үттеләр: фельдшерның функционалы, өлкәннәрнең аерым төркемнәренә диспансеризация үткәрү, балалар патронажлары тактикасы һ. б.
ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин укытуның «каскад» принцибы буенча оештырылуы турында сөйләде.
Казандагы 21нче шәһәр поликлиникасы базасында әзерләнү өчен һәр районнан икешәр фельдшер сайлап алынды. Соңыннан, районга кайткач, бу белгечләр башка хезмәттәшләре өчен укулар үткәрделәр.
«Идеаль ФАП» проекты бөтен республика буенча 1,6 меңнән артык фельдшер-акушерлык пунктын колачлаган.