2024 елның 1 декабре – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне

2024 елның 29 ноябре, җомга

Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бөтен дөньяда кешеләр ВИЧ белән яшәүче затларга ярдәм күрсәтү өчен берләшәләр һәм СПИД белән бәйле авырулардан үлгәннәрне искә алалар.

2024 елда Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне девизы (ЮНЭЙДС мәгълүматлары буенча): дөрес юлны сайлагыз – кеше хокуклары юлын.

«ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССУ белгечләре, Әлмәт, Чаллы шәһәрләрендәге филиалларын да кертеп, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында мәгариф учреждениеләрендә, хезмәт коллективларында ВИЧ-инфекциягә экспресс-тест үткәрү һәм белгечләргә консультация бирү белән акцияләр, видеолекторияләр, интерактив чаралар үткәрә.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне алдыннан барлык теләүчеләр белгечләр консультациясе белән ВИЧ-инфекциягә бушлай экспресс-тест узарга мөмкин:

29.11.2024          Ачык ишекләр көне

                       «ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш    буенча республика үзәге» ДАССУ Казан, Әлмәт, Яңа Чаллы шәһәрләрендә

ТР, Казан шәһәре, Н.Ершов ур., 65                               09.00- 18.00

ТР, Түбән Мактама штб, Сәнәгать ур., 1а               08.00-15.42

ТР, Чаллы шәһәре, Вахитов пр., 12                              08.00-15.00

 

29.11.2024          Матбугат конференциясе,

                           Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган

ТР, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2

«Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы                       14:00

29.11.2024         

ТР, Васильево штб,

«Находка» кибете, Мәктәп ур., 2                                  13.00-15.00

29.11.2024         

Әлмәт шәһ., Ленин ур., 100,Панорама сәүдә үзәге       12.00-16.00

01.12.2024          ТР, Казан шәһәре,

Бауман ур., «Сәгать" һәйкәле янында                           13.00-17:00

Чараларның җентекле графигы белән «ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССУның рәсми сайтында танышырга була. www.infospid.ru «Мин төгәл беләм» бүлегендә, «Истәлекле даталар» бүлекчәсендә.

Исегезгә төшерәбез, ВИЧ-инфекциягә тикшерүне белгечләр консультациясе белән «ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССУда һәм аның адреслары буенча филиалларында узарга мөмкин:

    Казан шәһәре, Николай Ершов ур., 65 дүшәмбе 8.00 дән 19.00 гә кадәр, шимбә 09.00 дән 14.00 гә кадәр;

    Әлмәт шәһәре, ш.т.Түбән Мактама, сәнәгать ур., 1а дпн-пт 08: 00 дән 15:40 ка кадәр;

    Яр Чаллы шәһәре, Вахитов пр., 12 д. пн-пт 08:00 дән 15:00 гә кадәр, шимбә 08:00 дән 10:00 гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International