Бүген Казанда БДБ илләре Гепатопанкреатобилиар хирурглары ассоциациясенең «Гепатопанкреатобилиар хирургиянең актуаль проблемалары» дигән өч көнлек XXXI Халыкара конгрессы үз эшен башлады.
Анда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сәламләде.
Форум актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм гепатопанкреатобилиар хирургия өлкәсендә алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен әйдәп баручы платформа булып тора. Конгресс кысаларында Фән һәм медицинаның соңгы казанышларына багышланган пленар утырышлар, мастер-класслар, факультатив семинарлар һәм фәнни чыгышлар узачак.
Конгресс программасы сайтта https://medcongresskazan.ru/