Яшелләндерү инициаторы Сухарево авыл җирлеге башлыгы җитәкчелегендәге актив авыл кешеләре булды.
Исегезгә төшерәбез, ай башында фельдшер-акушерлык пунктына асфальт юл салынган иде.
Бүгенге көнгә төзелеш эшләре тулысынча тәмамланган, территория төзекләндерелгән.
Исегезгә төшерәбез, бу эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булды.
ФАП Болгар һәм Кызыл Яр һәм Югары Ключ авылларында яшәүче 230 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, авылларда яшәүчеләр, район үзәгенә бармыйча, тиз арада квалификацияле медицина ярдәме алачаклар.