Республика клиник наркология диспансерында наркология хезмәте белгечләре өчен «Наркологиянең актуаль мәсьәләләре» республика семинар-киңәшмәсе узды.
Анда район үзәк хастаханәләре вәкилләре, табиб-наркологлар, психологлар катнашты. Эш кысаларында алар наркологик ярдәм күрсәтүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Наркологик вәзгыятькә һәм Татарстанда яшәүчеләргә наркологик ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча «Юл картасы» чараларын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелде.