Районда 48 фельдшер–акушерлык пункты эшли, шуларның 16сы - «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы кысаларында вакытында һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле барлык әйберләр белән җиһазландырылган заманча модульле биналар.
2025 елда Югары Баграж авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзүне планлаштыралар.