28 ноябрьдә Мәскәүдә «Донорның гаилә коды» («Семейный код донора») Бөтенроссия акция-конкурсы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Әлеге масштаблы акция-конкурста Россиянең 69 төбәгеннән 400 меңнән артык кеше катнашты.
«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге» ДАССУ «Донорның гаилә коды» Бөтенроссия акция-конкурсында актив катнашты.
Конкурс жюрилары проектларны югары бәяләделәр, аларның креативлыгын һәм ординар булмавын билгеләп үттеләр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча үзәкне ике номинациядә билгеләделәр.
«Сыйфат билгесе. Донор гаиләләре өчен уңайлы шартлар» номинациясендә - җиңүчеләр булды.
«Донорлык — гаилә эше» номинациясендә призерлар булды.