12 ноябрьдә йогышлы авырулар буенча фәнни-практик конференция булачак

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы эшенең комплекслы планына туры китереп 2013 елның 12 ноябрендә «Балалар һәм өлкән кешеләрнең йогышлы авырулары. Диагностика, дәвалау һәм профилактиканың көнүзәк мәсьәләләре» дигән III ел саен була торган фәнни-практик конференция булачак.

Конференциянең максаты: хәзерге заман эпидемиологик шартны исәпләп йогышлы патологияләрнең көнүзәк мәсьәләләрен карау.

Конференциянең эшендә Россия һәм Татарстан Республикасының әйдәүче галимнәре, югары медицина уку оешмалары профиль кафедраларының фәнни хезмәткәрләре, төрле белгечлекләр табиблары: инфекционистлар, эпидемиологлар, терапевтлар, педиатрлар, гомуми практик табиблар – катнашачаклар.

Конференция чикләрендә ВИЧ-йогышы белән авыручыларны да исәпкә алып, озакка сузылган вируслы гепатитларны, вирус этиологияле бавыр циррозын  диагностикалау һәм дәвалау буенча докладларны тәкъдим итәчәкләр.

Шулай ук аеруча көнүзәк йогышлы авыруларны: грипп һәм башка КСВЙ, менингококк йогышы, кызамык, көчле эчәк йогышларны, ботулизм, БС ГЛ – диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре карап тикшереләчәк.

Уздыру урыны: Казан, Мөштәри ур., 11, «КДМА» ДББО ЮПБ
Катнашучыларны теркәү: 8.30 – 9.45
Конференциянең эше башлана: 9.45
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International