Казанда вакытыннан алда бала табу саны 1,2 тапкырга кимегән һәм сабыйлар үлеме дәрәҗәсе 33% ка кимегән

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

"Гаилә елында әһәмиятле вакыйга — М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге ачылуы", -диде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Филатов.

Владимир Филатов билгеләп үткәнчә, медицина учреждениесендә куркынычның югары төркемендәге хатын-кызлар теркәлгән, алар монда бала тапканчы күзәтелә. Әлеге үзәк Татарстанда яңа туган балаларны иртә тернәкләндерү өчен 18 урынлы бердәнбер үзәк булып тора, бу баланың киләчәктә катлаулы бала табу барышында һәм авыр йөклелек аркасында югалган организмның төп функцияләрен торгызу нәтиҗәсендә инвалидлык барлыкка килү куркынычын киметергә мөмкинлек бирә. Июньнән декабрьгә кадәр үзәктә 106 сабый ярдәм алды.

Гомумән алганда, быел медицина учреждениесендә 8446 бала тудыру теркәлгән, 8514 бала дөньяга килгән, алар арасында 72 игезәк һәм бер тапкыр өч бала тууы бар. Чыгып киткәндә ата-аналарга «Ак Барс Созидание» Хәйрия фондыннан яңа туган сабыйлар өчен бүләкләр тапшыралар.

Казан медицина университеты клиникасы базасында Республика кризислы йөклелек үзәген ачу да мөһим булды – бу Россиядә яңа форматта яралгыны саклаудан баш тарткан хатын-кызлар белән эшли торган бердәнбер медицина учреждениесе. «Үзәктә бала төшермәс өчен консультациянең икенче этабын үткәрәләр, хатын-кызлар һәм ир-атлар сәламәтлеге мәсьәләләре буенча ирле-хатынлы парлар белән эшлиләр, бала тапканчы авыр йөкле хатын-кызларны озата баралар, шулай ук катлаулы акушер-гинекологик анамнезлы хатын-кызларны дисциплинаара алып бару оештырылган», — дип сөйләде Владимир Филатов.

Йөклелекне өзү теләге белән бәйле консультацияләүнең икенче этабына җибәрелгән 305 хатын-кызның 11 ай эчендә 87се аны саклап калырга карар кылган. Беренче һәм икенче этапларга мөрәҗәгать иткән 583 кешенең 365е ярылгыны саклап калырга карар кылган, бу гомуми санның 62% тәшкил итә. Шул ук вакытта 2023 елның шул ук чорында мөрәҗәгать иткән хатын-кызларның 47% ы аборттан баш тарткан — күрсәткеч 15% ка арткан.

Әлеге үзәк «Игелекле Казан» АКО белән хезмәттәшлек итә, ул аз керемле һәм тулы булмаган гаиләләргә һәм инвалид бала яки ата-аналарның берсе генә тәрбияли торган гаиләләргә ярдәм итә.

Уңай демографик күрсәткечләргә ирешүдә хатын-кызлар консультацияләре дә мөһим роль уйный, аларда мотивацион сораштыру үткәрелә, аннан соң психологлар, юристлар һәм социаль хезмәткәрләрне җәлеп итеп, йөклелекне өзгәнчегә кадәр консультацияләр үткәрелә.

«Шәһәрнең бөтен Сәламәтлек саклау системасы эше безгә Гаилә елында, 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, вакытыннан алда бала табу санын 1,2 тапкырга һәм сабыйлар үлеме дәрәҗәсен 33% ка 1 декабрьгә 2,0 промиллегә кадәр киметергә мөмкинлек бирде. 11 ай эчендә аналар үлеме булмады», — дип белдерде спикер.

Чыганак: kzn.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International