Республика балалар клиник хастаханәсе табибы - «Ел инновациясе-2024» бәйгесе җиңүчесе

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

 

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов рәислегендә «Ел инновациясе» республика конкурсын оештыру комитеты утырышы узды.

Конкурсны Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе оештыра. Чара барышында йомгаклар ясалды һәм биш номинациядә җиңүчеләр расланды.

"Интеллектуаль милек" номинациясендә 514 гариза, дистәләгән перспективалы идея һәм иң кыю карарлар арасыннан Республика балалар клиник хастаханәсе табибы Галимова Лилия Фәрид кызы җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International