Казанда Россиянең Мактаулы донорларын бүләкләделәр

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Бүген ТР ССМ Республика кан үзәгендә, яңа 2025 ел алдыннан, Россиянең Мактаулы донорларын хөрмәтләү һәм бүләкләү тантанасы узды.

Бәйрәм чарасын Кан үзәге җитәкчесе Рамил Тураев кан һәм аның компонентлары донорларына рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашты.

Кан үзәгенең баш табибы белән берлектә ул лаеклы бүләкләр тапшырды, Мактаулы донорларны котлады.

Казанда «Россиянең Мактаулы донорлары» сафы 58 кешегә тулыланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International