29 октябрьдә «Тәтеш үзәк район хастаханәсе» ДАССОда «Татрстан Республикасының капитал салу программасы» буенча патологоанатомик бүлегенең ачылуы булды. Гомуми мәйданы – 118,3 кв.м. Бүлек бөтен кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган. Яңа бинада вафат булган кешене җирләүгә хәзерләү буенча процессуаль һәм ритуал хезмәтләрне күрсәтү өчен урыннар бар.
Район башлыгы безнең район өчен мизгелнең әһәмиятлелеген һәм яңа бинаның тирән мәгънәсен билгеләде. ТР министры урынбасары Р.С. Җәләлетдинов, «Азнакай заводы Нефтемаш» ААҖнең вәкилләре, район җитәкчеләре, дин башлыкларының вәкилләре, иҗтимагый оешмалар һәм башкалар ачылуда катнаштылар.