18нче поликлиниканың «Сәламәт гаилә – бәхетле гаилә» проекты «Россиянең иң яхшы 100 товары» дипломы иясе һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы лауреаты булды.
Авыруларны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау турында «Сәламәт гаилә – бәхетле гаилә» дискуссияләр һәм мәктәпләр циклы гаиләнең иң кечкенәдән алып өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр барлык әгъзаларына юнәлдерелгән. 2023 елдан башлап пациентлар белән 100дән артык очрашу үткәрелгән.
Һәр сишәмбе көнне 13.00 сәгатьтә Казанның Идел буе районы «Сандугач» китапханәсендә 10нчы балалар поликлиникасы, 13нче хатын-кызлар консультациясе һәм медицина көллияте белән берлектә 18нче поликлиника табиблары сәламәтлегебезгә бәйле иң актуаль темаларны күтәрәләр. Дискуссияләрдә теләгән һәркем катнаша ала, моның өчен китапханәгә килеп, белгечләргә үз соравын бирергә генә кирәк, чарага теркәлү кирәкми.
Кадерле коллегалар һәм 18нче поликлиниканың зур коллективы, сезне лаеклы бүләк белән котлыйбыз һәм гражданнарыбызның сәламәтлеген саклау өчен киләчәктә дә җиңүләр телибез.