«Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Кама балалар медицина үзәгендә дәваланучы 150дән артык бала бүләкләр алды

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

Кыш бабай, Кар Кызы һәм аларның яңа ел свитасы бүген Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенең балалар хастаханәсе бүлекләрен йөреп чыктылар, көтелмәгән визитлары белән балаларда соклану уяттылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясен Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсе ярдәмендә «Шәһәр студентлар советы» җирле яшьләр иҗтимагый оешмасы, «Нур» яшьләр үзәге оештыра. Ай дәвамында Яр Чаллы шәһәренең мәгариф оешмалары студентлары КБМҮдә дәваланучы балалар өчен бүләкләр җыйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International