Балык Бистәсе районында Олы Укмас модульле ФАП ачылу

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

Яңа елга бер атна кала Балык Бистәсе районының Олы Укмас авылында яшәүчеләр өчен фельдшер-акушерлык пункты ачылды, ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының ТР халкына беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында төзелде.

Бу инде районда 20 модульле ФАП.

Ачылышта Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Исламов Радик Рәмис улы, авыл җирлеге җитәкчесе Гыйләҗиева Альбина Рафаэлевна, «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССУның оештыру-методика бүлеге фельдшеры Гомәров Айдар Тәбрик улы, «Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсе» ДАССУның баш табибы Әхмәдиев Илназ Миңнемулла улы, шулай ук медицина хезмәткәрләре һәм авыл халкы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International