Бүген министр Марсель Миңнуллин йомгаклау матбугат конференциясе уздырды

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

Бүген сәламәтлек саклау министры Марсель Мансурович Миңнуллин федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Ел йомгаклары, сәламәтлек саклау тармагы үсешенең өстенлекләре турында фикер алыштылар, министр журналистларның сорауларына җавап бирде, Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Йомгаклау матбугат конференциясе өчен мәйданчык булып Казан шәһәренең «Салават Күпере» торак комплексында күп профильле поликлиника булды, ул быел «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән. Журналистлар өчен якын арада ачылачак яңа медицина учреждениесе буенча экскурсия уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International