Министр Яр Чаллы медицина учреждениесендә булды

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

Бүген ачылу алдыннан Яр Чаллының 63 комплексында гомуми практика табибы үзәгендә ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Мансур улы Миңнуллин, шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогина булдылар.

Үзәк үз ишекләрен пациентлар өчен 2025 елның 9 гыйнварында ачачак.  Ул якындагы микрорайоннарның өлкәннәренә хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Үзәк шартларында терапия участоклары җәелдерелгән, ашыгыч ярдәм кабинеты һәм процедура кабинетлары оештырылган.  

Үзәкнең куәте көненә 120 кешегә кадәр тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International