Владимир Ильич Зайцев Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау системасында 40 елдан артык эшләгән.
Ул 1935 елда Калинин өлкәсенең Кимра шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 1955 елда Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетына укырга керә.
Соңыннан ТАССРның Костенеев участок хастаханәсендә баш табиб булып эшли.
1966 елда зур практик тәҗрибәсе һәм компетентлыгы өчен Алабуга үзәк район хастаханәсенең дәвалау-профилактика эше буенча баш табиб урынбасары итеп күчерелә.
1967 елда Владимир Ильич Казанга кайта. Казан травматология һәм оропедия фәнни-тикшеренү институтында анестезиология буенча клиник ординатура уза. Казан фәнни-тикшеренү институтында кече фәнни хезмәткәр булып эшли (1967-1968 еллар).
1971 елда Казан фәнни-тикшеренү институтында максатчан аспирантураны тәмамлаганнан соң, Владимир Ильич шул ук институтның баш табибы итеп билгеләнә. 1972 елда диссертация яклый.
Профессиональлеге һәм оештыру сәләте В.И. Зайцевны 1974 елда 6нчы шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләү өчен нигез була.
Владимир Иванович Зайцев - медицина фәннәре кандидаты.
Республикада сәламәтлек саклауны үстерүдәге казанышлары өчен Владимир Ильич «Татарстан АССРның атказанган табибы», «Сәламәтлек саклауның мактаулы ветераны» дигән мактаулы исемнәргә лаек булды.
В.И. Зайцев белән хушлашу пәнҗешәмбе, 26 декабрьдә була.