Түбән Камада милли проект буенча төзелгән Түбән Кама перинаталь үзәкле район балалар хастаханәсенең 3нче номерлы балалар поликлиникасын тантаналы рәвештә ачтылар

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Тантана кичә, 25 декабрьдә узды.

Балалар поликлиникасы «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы акчаларына төзелгән.

Медицина учреждениесе яңа 35а микрорайонында урнашкан, анда яшь гаиләләр күп һәм торак төзелеше интенсив алып барыла.

Ачылу тантанасында ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Түбән Кама мэры Рамил Муллин, Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International