Үзәк район хастаханәсе стационарының ике катлы терапия корпусына капиталь ремонт ясалган.
2183 м2 мәйданлы бүлектә җылыту, яктырту, су белән тәэмин итү, вентиляция системалары тулысынча алыштырылган һәм стеналар, тәрәзә блоклары яңартылган. Барлык керү төркемнәре аз хәрәкәтләнүче төркемнәргә уңайлы булсын өчен пандуслар белән җиһазландырылган. Бинада душ һәм санитария бүлмәләре, яңа медицина пункты булдырылды һәм яңа җиһазлар сатып алынды.