Бина модульле технология буенча төзелгән, функциональ, уңайлы кабинетлар һәм авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә торган заманча җиһазлар белән җиһазландырылган.
Күптән көтелгән вакыйганы авыл халкы белән уртаклашырга Әгерҗе районы башлыгы Линар Нургаянов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Әгерҗе районы башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Эдуард Овчинников килде.
ФАП «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча төзелгән.