65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр Зәй үзәк хастаханәсендә диспансеризация узган

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Зәй шәһәренең «Шатлык» («Радость») комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Зәй үзәк район хастаханәсе белән берлектә инде 5 елдан артык авыл җирендәге өлкәннәрне диспансерлаштыру буенча эш алып бара.

Бу инициатива ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында тормышка ашырыла һәм «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты бурычларын үтәүгә юнәлдерелгән, ә агымдагы елдан әлеге эш «Гаилә»милли проекты кысаларында башкарылачак. 2025 елда план нигезендә мондый хезмәт белән 928 өлкән яшьтәге авыл кешесен колачлау планлаштырыла.

Бу эшнең төп максаты шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләреннән еракта яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген тәэмин итүдән гыйбарәт. Диспансеризация узу еш кына симптомсыз уза торган хроник авыруларны вакытында ачыкларга һәм тиешле дәвалау һәм профилактик чаралар күрергә ярдәм итә. Кирәк булганда пациентлар алга таба тикшерүгә яки стационар дәвалануга җибәрелә.

Өлкәннәр көн саен алдан расланган график нигезендә китерелә.

2024 елда әлеге хезмәттән 978 өлкән яшьтәге авыл кеше файдаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International