2024 елда Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе базасында бөерләрдә үгәрешләр булганда 25 лапароскопик операция ясалган

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе
Тәҗрибәле табиб-урологлар операцияләр вакытында өр-яңа югары технологияле җиһазлар кулланалар.
 
Бөерләргә аз инвазив операцияләр: ультратавышлы гармоник скальпель һәм биполяр электрокоагулятор ярдәмендә башкарыла. Тыкшыну зур булмаган проколлар аша башкарыла, хирурглар үзләренең барлык гамәлләрен мониторда күрә. 
 
Мондый аз инвазив операцияләрдән соң пациентлар тиз арада савыга һәм инде өченче, дүртенче көнгә үк өйләренә кайта ала.
 
Югары технологияле операцияләргә табиблар Түбән Кама халкын гына түгел, күрше шәһәрләр һәм районнар халкын да чакыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International