Теләче районы халкы «Кан бүләк итеп – гомерне саклап каласың! » акциясен хуплады.
14 гыйнварда Теләче үзәк район хастаханәсе базасында Республика кан үзәге бригадасы көче белән донор каны алынды.
75 кеше донор булды. Кан банкы 38 литрга тулыланды.
Теләчелеләр бу чарага һәрвакыт ярдәмчел карыйлар, бердәм һәм оешкан рәвештә «кан бүләк итәләр».
Донорлык кешеләрнең сәламәтлегенә карата мәрхәмәтле, битараф булмаган мөнәсәбәт күрсәткече булып тора.
Хәзерге вакытта заманча медицинада авыруларның гомерен саклап калу өчен инновацион технологияләр, яңа буын препаратлары киң кулланыла, әмма авыруларны коткару өчен кирәкле кан запасларын донорлардан алудан башка алмаштырырлык яисә тулыландырырлык нәрсә юк.