Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе яңа җайланмалар белән тулыланды

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Корсак куышлыгында дәвалау, диагностик, лапароскопик оператив тыкшынуларын үткәрү өчен лапароскопик стойка район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә кулланыла инде.

Хирургия бүлеге мөдире һәм практик хирург Головкина Фәнүзә Шамиловна билгеләп үткәнчә: "Элек без иске җиһазлар белән эшли идек. Иске аппаратураның төзек булмавы аркасында тәнәфес булды. Әлбәттә, без хастаханәнең эштә кирәкле яңа заманча җиһазлар белән тулылануына шат".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International