Калорияләр – ризыктагы энергия күләмен күрсәтүче үлчәү берәмлеге. Сәламәтлекне һәм физик форманы саклау өчен калорияләр куллануны контрольдә тоту мөһим. Калорияләр турындагы 3 мифны карыйк һәм аларның чынбарлыгын ачыклыйк.
Миф: без калорияне никадәр азрак куллансак, шулкадәр яхшырак.
Чынбарлык: калорияләрне җитәрлек кулланмау кирәкле туклыклы матдәләр җитмәүгә китерергә мөмкин, бу исә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый. Балансны саклау һәм җитәрлек күләмдә калория куллану мөһим.
Миф: әгәр тозны рационнан чыгарсаң, тизрәк ябыгырга мөмкин.
Чынбарлык: үз рационыңнан тозны һич кенә дә алып ташларга ярамый. Ул кешенең нормаль тереклек эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәк: күзәнәкләр эчендә су балансын тәэмин итеп, организмда суның бер өлешен тотып тора. Тозны уртача күләмдә кулланырга кирәк. Көненә 5 г тоз куллану кеше өчен физиологик норма булып санала.
Миф: барысының да калорияләргә ихтыяҗы бер.
Чынбарлык: калорияләргә ихтыяҗ җенес, яшь, метаболизм һәм физик активлык дәрәҗәсе кебек күп факторларга бәйле. Һәркемгә үз индивидуаль туклану рационын сайларга кирәк.