Беренче чиратта калорияләр куллануның тәүлек нормасын белергә кирәк. Хисап түбәндәге факторлардан чыгып, һәр кеше өчен индивидуаль рәвештә башкарыла: яше, буе, авырлыгы һәм физик активлык дәрәҗәсе.
Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгендә тикшерү узарга һәм биоимпедансометрия ясарга мөмкин. Әлеге тикшеренү калорияләрнең кирәкле күләмен, шулай ук организмда май, сөяк, мускул тукымалары һәм су күләменең нисбәтен күрсәтәчәк, бу сезнең өчен туры килгән туклану рационын төзү өчен мөһим.