Алабуга үзәк район хастаханәсендә хезмәт коллективы белән Татарстан Республикасы Рәисе Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Рөстәм Җамалиев һәм Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары Илфак Хәбибуллинның очрашуы булды.
Медицина хезмәткәрләренә районның узган елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар турында сөйләделәр.