Республика балалар клиник хастаханәсендә «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары булды
2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
Республика балалар клиник хастаханәсенә дусларыбыз – «Ак Барс» хоккей клубы вәкилләре килде, алар нәни пациентларга ярдәм күрсәтеп, аларга бераз шатлык бүләк иттеләр.
Онкоүзәкнең нәни пациентларына «Ак Барс» хоккей клубы уенчысы Илья Сафонов һәм клуб символы – «Барсик» клуб вәкилләре үзләре белән бүләкләр һәм клуб символикасы төшерелгән төрле сувенирлар алып килделәр.