Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан медицина учреждениеләре җитәкчеләренә яңа ашыгыч ярдәм автомобильләре ачкычларын тапшыру тантанасы булды, анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
42 яңа машина заманча реанимация җайланмалары белән җиһазландырылган һәм бүгенге көннән республика районнарында хезмәт итә башлыйлар. Ашыгыч ярдәм машиналары Татарстанда "Соллерс" компаниясе тарафыннан җитештерелгән.