Казандагы К.Ш. Зыятдинов исемендәге 18 нче Үзәк шәһәр клиник хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенең төзелеш мәйданчыгында актив эш алып барыла.
Хәзерге вакытта техник 4 катка бетон җәю эшләре башкарылган.
Төзүчеләр эчке бүлмәләрнең кирпеч бүлгеләрен төзиләр һәм инженерлык челтәрләрен салу өчен подводка әзерлиләр. Яңа бүлекчә өчен җиһазлар китерелгән инде.