Бүген Биектауның Г.Баруди исемендәге 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 7, 8, 9 сыйныф укучыларының Биектау үзәк район хастаханәсе баш табибы Айрат Гайфуллин белән «класс очрашуы» үткәрде.
Айрат Нурисламович гаилә табиблары династиясен дәвам итүе турында сөйләде: "Минем нәселдә 100 дән артык медицина хезмәткәре бар. Минем юлым мин тугач ук билгеләнде. Шуңа да карамастан, мин икътисад һәм юридик институтларны тәмамладым. Әмма тормыш мине күбрәк медицина белән бәйләде. Мин моңа бик шат".
Аннары баш табиб үзенең мәктәптә һәм медицина университетында укуы, ковид госпиталендә табиб-педиатр һәм җитәкче буларак онытылмаслык тәҗрибәсе турында сөйләде.
Очрашу кысаларында укучылар да үз сорауларын бирә алды.
Алар медуниверситетка керүгә әзерлек, укудагы төп кыенлыклар һәм баш табиб вазифасындагы төп бурычлар турында иде. Айрат Нурисламович билгеләп үткәнчә, баш врач барысын да белергә тиеш, ләкин коллективсыз ул берни дә хәл итә алмый.
«Сыйныф очрашулары «Беренчеләр хәрәкәте» Балалар һәм яшьләрнең гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте проекты.