Казан дәүләт медицина университетында профессор Лев Александрович Козловның юбилеен билгеләп үттеләр

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

23 гыйнварда Казан дәүләт медицина университетында профессор В.С. Груздев исемендәге Акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Рушания Габидуллина рәислегендә ТАССРның атказанган табибы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, Россия акушер-гинекологлар җәмгыятенең мактаулы әгъзасы, медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт медицина университетының профессор В.С. Груздев исемендәге Акушерлык һәм гинекология кафедрасы профессоры, «Сәламәтлек саклау легендасы» номинациясендә «Ак чәчәкләр-2022»республика конкурсы лауреаты Лев Александрович Козловның 95 яшьлек юбилеена багышланган кафедраның тантаналы киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Татарстан акушерлыгы һәм гинекологиясенең күренекле вәкилләре, юбилярның хезмәттәшләре һәм аның дус гаиләсе җыелды.

Юбилярга котлауларны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International