Казан ДМУ һәм "Татхимфармпрепараты" АҖ хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

28 гыйнварда фармация институтында Казан дәүләт медицина университеты ректоры профессор Алексей Созинов һәм «Татхимфармпрепараты» АҖ генераль директоры Тимур Ханнанов очрашты.
Очрашуда шулай ук «Татхимфармпрепараты» АҖ проектлары җитәкчесе Рөстәм Фәхриев һәм Фармация институты директорының гамәли фармация белән элемтә буенча урынбасары профессор Рөстәм Сафиуллин катнашты.
Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр, аның максаты дару препаратларын эшләү өлкәсендә уртак эшчәнлек һәм үзара хезмәттәшлек итү – яңа фармакологик актив матдәләр эзләү, аларның дару үзлекләрен алга таба өйрәнү, клиникага кадәр тикшеренүләр, фармацевтика субстанцияләрен җитештерү технологияләрен эшләү, дару препаратларын җитештерү технологияләрен һәм составларын эшләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International