Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә «Коллектив акыл» мәгариф проекты кысаларында ТР инфекционистлары өчен мәктәпнең чираттагы дәресе узды.
10нчы бүлекчә табиб-инфекционисты Ян Бутенко бруцеллез белән авыручы пациентның клиник очрагын тикшерүгә багышланган доклад белән чыгыш ясады. Чакырылган эксперт сыйфатында 3нче бүлек мөдире Зөлфия Хәмидуллина катнашты. Фикер алышуның модераторы – ТР ССМ штаттан тыш баш инфекционисты, м. ф. д. Халит Хәертенов.
Табиб-инфекционистлар һәм катнаш профильле белгечләр өчен «Коллектив акыл» мәгариф проекты быел башлап җибәрелде. Һәр очрашу кызыклы клиник очракларны тикшерүгә багышлана. Лекцияләр һәр ай саен көндезге һәм читтән торып уку форматында уза. Проектта бөтен Татарстаннан белгечләр катнаша.