Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) репродуктив сәламәтлекне репродуктив системага кагылышлы барлык мәсьәләләрдә тулы физик, акыл һәм социаль иминлек халәте буларак билгели. Хәзерге дөньяда сәламәтлекне саклау һәм җаваплы ата-ана булуга игътибар торган саен арта бара.
Җенси юл белән йога торган авырулар, шул исәптән ВИЧ-инфекция, тәмәке тарту, алкоголь куллану, наркотик матдәләр куллану, абортлар, стресслар һәм хроник арыганлык - болар барысы да репродуктив сәламәтлекне җимерә.
Яшь буынның сәламәтлеген саклау максатыннан, «Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССУнең медицина психологы Гөлнара Шаһивәлиева өлкән сыйныф укучылары белән «Кызларның репродуктив сәламәтлеге. Абортларны профилактикалау» темасына дәресләр үткәрде .
Дәресләр вакытында Гөлнара Камиловна җенси тормышның иртә башлануы җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип аңлатты: җенси юл белән йога торган инфекцияләр, кирәкмәгән йөклелек. Шулай ук дәресләрдә балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгы темасы каралды, медицина психологы кызларга аларның хокукларын бозган очракта кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында хәбәр итте.
Шулай ук медицина психологы шәхси гигиена, көн тәртибе, чыныгу, даими тулы туклану принципларын үтәүнең мөһимлеге турындагы мәсьәләләргә кагылды, кызлар белән уңай хис-кичерешләрнең файдасы турында фикер алышты, стресслы ситуацияләрдән чыгу ысуллары турында сөйләде.