Волонтерлар – медицина вузлары һәм көллиятләре студентлары. Алар Түбән Камага Оренбург, Самара, Чувашия, Киров һәм Казаннан килде. Командага Түбән Кама медицина көллиятеннән укучылар да керде.
Бу яшьләрнең барысы да – «Идел буе федераль округының Медицина десанты – 2025» ирекле патриотик акциясендә катнашучылар. Студентларны төрле бүлекләргә билгеләделәр, алар беренчел кан тамырлары үзәге һәм кабул итү-диагностика бүлеге хезмәткәрләренә булышалар, кардиология, пульмонология, терапия бүлекләрендә эшлиләр.
"Пульмонология бүлегендә без пациентларны төрле тикшеренүләргә, рентгенга, бронхоскопиягә озатабыз. Безгә плевра куышлыгыннан пункцияне ничек алуларын күрсәттеләр, шулай ук безгә ЭКГ ясарга ышанып тапшырдылар. Без моңа бик шат", – дип уртаклашты безнең белән Чуваш дәүләт университеты студенты Арина Павлова.
Волонтерлар шулай ук Түбән Каманың 4 мәктәбендә булдылар һәм балаларга кан китү һәм җәрәхәтләр вакытында беренче ярдәмне ничек күрсәтергә кирәклеге турында сөйләделәр. Киләсе атнада студентлар районга барачаклар һәм фельдшер-акушерлык пунктларында эшләячәкләр.
Волонтерлар барысы бергә "Кама Артегында" яши.