Сәламәтлек саклау системасына яшьләрне җәлеп итү буенча һөнәри юнәлеш бирү буенча « Ак халатлы фәрештәләр» медицина фестивален үткәрү кысаларында Баулы районының өлкән сыйныф укучылары үзәк хастаханәдә булдылар.
Быел 90нан артык кеше табиблар, шәфкать туташлары һәм фельдшерлар эше белән танышырга килде.