2025 елның 3 февраленнән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм социаль блокның 6 министрлыгы 2024 елда халык алдында формалаштырылган максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашыру буенча иҗтимагый фикер алышулар башлануын игълан итә.
14 февральдә ТР Иҗтимагый палатасында ТР сәламәтлек саклау министрлыгының 2024 елга куелган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча күзгә-күз фикер алышулар узачак.
Аларда алдан теркәлгән очракта катнашырга мөмкин.
Хисапка карата искәрмәләр һәм тәкъдимнәр 2025 елның 3 февраленнән 13 февраленә кадәр электрон почта аша яисә язма рәвештә кабул ителә:
- министрлык адресына язма рәвештә: 420012, Казан ш., Бутлеров ур., 40/11, каб. 219
(эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 гә кадәр);
- электрон почтага Darya.Afanaseva@tatar.ru.
Иҗтимагый фикер алышуларда катнашучыларның гавами формалаштырылган максатлар һәм бурычлар үтәлеше турындагы еллык хисап проектына кагылышлы тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен җибәрү формасы: https://oprt.tatarstan.ru/forma-podachi-zamechaniy-i-predlozheniy.htm