3 февральдән 9 февральгә кадәрге атна Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан онкологик авыруларны профилактикалау атналыгы дип игълан ителде (4 февральдә Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне уңаеннан).
Биектау үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Гайфуллин халыкны хастаханәдә вакытында тикшерү узарга өндәде: "Диспансеризация яман шешне иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә»