Яман шешкә каршы көрәш көнендә матбугат конференциясе

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

4 февраль – Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне.
Узган ел Татарстанда беренче тапкыр 19,4 мең кешедә яман шеш тапканнар, бу узган ел белән чагыштырганда 7,2%ка күбрәк. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Нагуманов сөйләде.
Авыру кимегән бердәнбер яман шеш – ашказаны онкологиясе, гомуми структурада ул 5,4% алып тора.
Онколог аңлатканча, татарстанлыларда яман шешне ешрак Диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр нәтиҗәсендә табалар. Ягъни шешләрне әле симптомнар булмаган вакытта иртә стадиядә табалар, һәм шуның аркасында авыруны тулысынча савыктыру ихтималы югарырак.
Профилактика һәм вакытында медицина тикшерүе гомерне саклап калырга мөмкин, дип искә төшерә белгечләр.
Профилактик тикшерүләр «Озак һәм актив тормыш» милли проектының «Онкологик авыруларга каршы көрәш» федераль проектында каралган.
РКОД баш табибы Илгиз Һидиятов билгеләп үткәнчә, республика клиник онкодиспансерында эшләүче робот-хирург быел йөз операция ясаячак.
Матбугат конференциясенең видеосын монда карарга мөмкин здесь

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International