Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе травматолог-ортопеды Никита Наумов «Ел шагыйре» милли әдәби премиясе номинанты булды.
Табиб копилкасында үзе язган 100 дән артык шигырь бар. 2024 ел дәвамында ул аларның күбесен бөтен Россиядән килгән шагыйрьләр басыла торган сайтта урнаштырган. Конкурста катнашырга уйлаган һәм менә хәзер 15 шигъри әсәрен туплаган шигырьләр җыентыгын горурланып тота.
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе командасы Никита Игоревичны лаеклы бүләге белән котлый! Сез менә дигән табиб, алтын куллы тәҗрибәле белгеч кенә түгел, ә иҗади, тирән фикерле кеше дә. Сезгә һөнәри уңышлар телибез, илһам сезне беркайчан да ташламасын!