Йомгаклау медицина советы Яр Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсендә узды

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

Киң вәкиллекле утырышта 5нче шәһәр хастаханәсенең 2024 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм 2025 елга бурычлар куелды.

Утырышта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Марат улы Ногманов, Яр Чаллы сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һөнәр берлеге рәисе Любовь Владимировна Ховрычева, 5нче һәм 9нчы поликлиникаларның, стационарның, хатын-кызлар консультациясенең медицина хезмәткәрләре катнашты.

Хастаханә эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап докладын баш табиб Зөфәр Мисбах улы Насретдинов тәкъдим итте. Баш табибның оештыру-методик эш буенча урынбасары Альберт Шамил улы Хәбибуллин амбулатория-сырхауханә хезмәте эше турында презентация тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International