Стоматологиядә онкологик саклык

2025 елның 7 феврале, җомга

9 февраль - Халыкара стоматолог көне. Февраль - онкология авыруларына каршы көрәш ае.

Авыз куышлыгы өзлексез төрле тышкы дулкынландыргычлар тәэсиренә дучар була, шуңа бәйле рәвештә, бүгенге көндә күп төрле авыз куышлыгы авырулары, шул исәптән лайлалы тышча яман шеше дә бар.

Авыз куышлыгының онкоскринингы – ул диагностиканың гади һәм авыртусыз ысулы, ул башлангыч, симптомсыз стадиядә авыз һәм тамак куышлыгының яңа барлыкка килгән шешен ачыкларга мөмкинлек бирә.

 «Мамадыш үзәк район хастаханәсенең стоматология бүлегендә АФС-стоматоскоп бар, ул авыз куышлыгында ялкынсыну һәм онкология авыруларын иртә ачыклаганда кулланыла», - ди Лилия Әкрамовна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International